Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова Айдар Тимербаевка халат һәм тонометр бүләк иткән

Композитор 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова Айдар Тимербаевка халат һәм тонометр бүләк иткән
«Татар-информ» архивы

Композитор, автор-башкаручы, продюсер Айдар Тимербаев 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Казанда җырчыларны чакырып концерт оештырды. Анда Илсөя Бәдретдинова да катнашкан.

Ул композитор дустын сәхнәдә котлаган видео куйган.

«Кибеткә кердем дә уйлап басып торам. Районнары белән бөтенләй икенче төрле. Байлар Сабасы. Гади Саба гына ярамый менә… Монда бүләк алганда да уйлап алырга кирәк бит. Хәзер Тимербаев. Тагын бай, болай гына түгел. Миңнеханов, тагын болай гына түгел. Шуның өчен уйладым да, яшь бит әле, күзләрендә чаткы уйнап торган ир заты бит әле. Яшьләрчә, текә халат алдым. Аннары уйладым, уйладым да кан басымын үлчи торган аппарат та алдым, ничек тә илле бит инде», — ди ул.

Бу шаяруны тамашачылар да ошаткан, дәррәү көлешәләр, алкышлыйлар.

«Син мәзәкләр генә сөйләп йөрсәң дә акча эшли алыр идең», «Илсөя, котлавың да кешенеке кебек түгел», «Халыкчан котлау булган», «Вәт котлау бу», — дип инстачылар дә бәяләгән котлауны.

«50 яшькә байларча 50 мең саласы иде инде», — дип тә комментарий калдырган берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100