Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Булат Бәйрәмов мошенниклардан котылу юлын өйрәтә

Җырчы инстадусларына банк хезмәткәре булып кыланучы мошенниклар тозагына эләкмәү турында киңәшләр биргән.

news_top_970_100
Булат Бәйрәмов мошенниклардан котылу юлын өйрәтә
Михаил Захаров

Алып баручы Булат Бәйрәмовка мошенниклар шалтыраткан. «Телефон мошенниклары турында бик күп сөйлиләр соңгы арада. Ниһаять, миңа да шалтыраттылар. Кичә берсе Мәскәү номерыннан шалтыратып, үзен Сбербанк белгече дип таныштырды. Сезнең исемгә кредит алмакчы булалар ди. Мин шунда ук исем-фамилиясен сорадым. Бу әйткән була инде. Сбербанкның бүлеген һәм бүлек җитәкчегезне атагыз диюем булды, трубканы куйды да, башка сөйләмәде. Менә шулай җайлы гына котылырга була икән мошенниклардан, дуслар. Сез дә артык эмоцияләргә бирелеп, карта, паспорт номерларыгызны берүк атый күрмәгез», — дип киңәш биргән җырчы.

Булат Бәйрәмовның инстадусларына да шулай шалтыратучылар күп икән. Алар мошенниклардан котылуның яңа юлларын өйрәткәннәр.

«Мина да шалтыраталар. Беркөнне: „Сезнең картадан шул-шул кеше исеменә акча күчерелгән“, — дип шалтыраталар. „Мин үзем күчердем, ул минем сөяркәм“, — дидем. Шунда ук трубканы куйды», — дигән берсе.

«Мин дә бүлек җитәкчесе белән тоташтырырга куштым. Сүгенеп, телефонны ташладылар»;

«Үзем Сбербанкта эшлим дигәч, трубканы куйдылар»;

«Мин шалтыратуга татарча җавап кайтардым. „Сез чит ил кешесеме әллә?“ — ди. „Әйе“, — дигәч, 3 зәрефле сүз әйтте»;

«Мин андый шалтыратучыларга татарча гына сөйлим. Шунда ук туктыйлар. Мин русча белмим, татарча сөйләгез дим»;

«Ә мин татарча әйтегез, мин татар мәктәбендә укыдым, русча аңламыйм дип башларын катырдым», — дип комментарийлар калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100