Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевны «Салават Юлаев» хакында җырлавы өчен тәнкыйтьләп, җыр яздырганнар

Башкорстан кызы, яшь җырчы Эльгина Фирдүс Тямаевның «Салават Юлаев» командасы хакында җырлаган җырына ризасызлык белдереп, үзе дә яңа җыр иҗат иткән. «Әссәләмү галәйкүм, Уфа! Әссәләмү галәйкүм, Казан! Икебезнең дә каныбыз бер», - дип җырлый ул.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаевны «Салават Юлаев» хакында җырлавы өчен тәнкыйтьләп, җыр яздырганнар
Фирдүс Тямаевның Инстаграм акаунтыннан

«Кадерле дуслар, бүген сезнең белән узган хоккей, ягъни Фирдүс абыйның Салават Юлаев турында иҗат иткән җыры хакында сөйләшәсем килә. Уйлый белгән кеше өчен, бу күренеш — оят. Фирдүс абый, әллә «Ак барс“та татарлар бик күпме? Сез «Салават Юлаев» хакында җыр иҗат итеп, калганнарны кимсетеп, үзегезне өстен куярга тырыштыгыз. Мин моңа каршы! Кем тегермәненә су койганыгызны исегезгә төшерегез, ә курай — дуслык һәм бердәмлек символы. Бәлки сез белмәгәнсездер. Минем җырым — сезнең видеогызга җавап. Мин скандалларга бирелә торган кеше түгел! Тик миңа Башкорстан өчен авыр булды», — дип ризасызлыгын белдерә яшь кыз.

«Фирдүс Тямаев бу бала-чагага игътибар итәме инде?», «Ярар инде, юмор хисе булырга тиештер бит? Сезнең комментаторлар Башкорстан каналларында „Ак Барс“ны мәсхәрәләп утырганда, татарлар бер дә үпкәләмәделәр әле», «Афәрин, мин үзем татар, тик Фирдүс арттырып җибәрде», «Бу кыз шулай итеп халык игътибарын үзенә җәлеп итәргә теләгән инде. Нинди халык китте, үзләре тырышып, уңышка ирешә алмыйлар», «Фирдүс Тямаев үзенә ошаган теләсә нинди команда яклы була ала. Аның Инстаграм битендә дә бернинди начар нәрсә дә юк», «Фирдүс Тямаев, начар фикерләр күп булгач, әлеге видеоны алып куйды», — дип яза инстачылар.                         

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100