Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: «Беренче җыерчыгыңны һәм чал чәчеңне күрә алу үзе зур бәхет»

Җырчы радиоэфир вакытында тормыш, яшәү турында фәлсәфи уйларга бирелгән.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова: «Беренче җыерчыгыңны һәм чал чәчеңне күрә алу үзе зур бәхет»
Салават Камалетдинов

Җырчы Илсөя Бәдретдинова «Болгар» радиосының «Сәхнәдәш» тапшыруында картайганга борчылмаска кирәклеге турында сөйләгән. Тапшырудан өзекне инстаграм сәхифәсенә куйган.

«Кайвакыт карыйсың да, и, чәч агарган дисең. Карале, малай, монда җыерчык чыккан дисең. Шуннан кылт итеп искә килеп төшә: ә бит кайберәүләр беренче чал чәчләрен күрмичә дә дөнья йөзеннән китә. Беренче җыерчыгын күрә алмыйча да дөнья белән хушлаша.

Бу бит минем ак чәчем. Бу минем җыерчык. Бу бит бәхет. Миңа кырык яшь һәм мин үземнең яшемне яратам. 

Ә кемгә минем яшәү рәвешем һәм мин ошамыйм, дүрт ягыгыз кыйбла, дөнья шундый иркен», — дигән җырчы. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100