Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем үзенчәлекле фотосессия ясаган

Фотога алар кызларына 6 ай тулу уңаеннан төшкән.

Җырчы пар Гүзәлем – Салават Миңнехановлар кызлары Мәдинәгә 6 ай тулу уңаеннан үзенчәлекле фотосессия ясаган.

“Безнең беренче гаилә фотосессиясе. Никтер студиядә ясыйсы килмәде. Кызыбызга 6 ай булгач төшәргә кирәк дип йөрдем. Һәм шулай туры килде, фото-видео, декор проектлары белән шөгыльләнүче команда Казанга килгән иде. Шундый ошады миңа. Үзләре мөселман кызлары, озак тоткарламыйча бер сәгать эчендә искиткеч фото-видеолар ясап бирделәр. Кызганыч, бөтенесен күрсәтеп булмый сезгә. Кулым кычыта, билгеле. Кызыбызга күз тияр дип куркам”, - дип язган Гүзәлем “Инстаграм”га.

Җырчы гаиләне инстадуслары Англия гаиләсенә охшаткан, аларга карата соклану сүзләре язганнар.