Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фазлыевлар палатасы чәчәккә тулган: «Кызны без генә түгел, сез дә көткәнсез икән»

Алсу һәм Азат Фазлыевларның көтеп алынган кызлары дөньяга килде.

news_top_970_100
Фазлыевлар палатасы чәчәккә тулган: «Кызны без генә түгел, сез дә көткәнсез икән»
Рамил Гали

Алсу белән Азат Фазлыевлар әлегә бәби тудыру йортында. Бәхетле әти-әни сторислар төшереп, постлар куеп, инстадусларына хәлләре турында сөйләп торалар. 

Фазлыевларның палаталары матур чәчәк бәйләмнәре, йомшак уенчыклар белән тулган. 

«Аллаһның рәхмәте яусын. Кызны без генә түгел, сез дә бик каты көткәнсез икән. Күрегез әле бу чәчәкләрне. Бузовага матур чәчәкләр бүләк итәләр дигәннәр иде. Безнең чәчәкләр аныкыннан йөз тапкыр матуррак. Бәбиебез туу белән котлап, бик күп шалтыратасыз, язасыз. Барыгызга да җавап та биреп бетереп булмый», — ди Азат.

Алсу Фазлыева бәби табу йортында ипи ашаучылар җәмгыятенә кушылган. «Күптән ипи ашаган юк иде. Мондагы ашауның тәмлелеген белсәгез икән», — дип эремчек запеканкасы, манный боткасын майлы ипи  белән тәмләп ашап куя.

Хәл белергә килгән дуслары белән Алсу тәрәзә аша сөйләшә. Барысы да кызның кемгә охшавы белән кызыксына. 

Ә инстадуслары, түземсезләнеп, Фазлыевларның нәни кызчыкларына нинди исем сайлаячакларын көтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100