Лилия белән Ришат Тимергалиевләр сабыйларына нинди исем кушкан?

Без үзебезне яхшы хис итәбез, сәламәтлек ныгый бара, дип яза шагыйрә.

Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева Инстаграмдагы постында улына нинди исем кушканын язган.

12 май көнне Ришат һәм Лилия Сәлахетдинованың уллары туды.

Быелгы Рамазан безне әти-әни итте, дип яза Лилия. «Әтисенең туган көненнән соң озак та үтми ул туарга ашыкты. Безгә төрле исемнәр тәкъдим иттеләр, әмма без аны күптән Салават дип атадык. Чөнки ул салават күперенең бөтен төсләре белән балкыган безнең шатлыгыбыз.

Без үзебезне яхшы хис итәбез, сәламәтлек ныгый бара. Салават үзенең төсләре җиде икәнне белә иде, шуңа күрә җиденче айда туды. Шуңа күрә аңа табиблар ярдәме кирәк. Без булган үзәктә бөтен шартлар да бар», — дип яза Лилия.

Укучылар сәламәтлек һәм сабыйга бәхетле балачак теләгән.

«Бар да әйбәт булыр, Аллаһ бу баскычларны менәргә көч һәм сабырлык биргән икән, ярдәменнән ташламас». «Минем дә Салават Ришатович исемле яхшы танышым бар», — дип язалар.