Бу егет Фирдүс Тямаевның кеме?

Фирдүс Тямаев инстаграмда бер егет белән төшкән фотосын урнаштырды.
Җырчының, әңгәмәләр вакытында, туганнарым белән эшлим дип әйткәне бар иде. Тик кемнәр икәнен атаганы гына булмады.

"Бертуган энем белән көн дә бергә эшлибез, но фотога төшергә вакыт юк", дип язып куйган Фирдүс әлеге фото янына.

Менә хәзер белдек инде Фирдүснең бертуган энесен дә. Фотода - Фирзәр Тямаев!