Табиблар Лилия Сәлахетдинованың авыруы баласына күчү ихтималы күпме булуын әйткән

Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева шушы көннәрдә авырлы икәнен әйтте, шатлыгы белән уртаклашты.

Лилия һәм Ришат Тимергалиевлар гаиләсендә тиздән бәби туачак. Лилия 14 атна йөкле булуын турында сөйләде.

Шагыйрә, "Ярдәм" мәчетендә оештырылган проектларның кураторы, "Ярдәм" дәвалау-укыту реабилитация үзәге җитәкчесенең тәрбия буенча урынбасары Лилия Сәләхетдинова кичә кияүгә чыкты. Бу турыда мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов инстаграмдагы сәхифәсендә 2018 елның октябрендә хәбәр итте.

Әле күптән түгел генә «Табиблар намус белән хезмәт итсен иде»: шагыйрә Лилия Сәлахетдинова бәби көтә, дип язган идек.

Лилия сирәк очрый торган авыру белән авырый — аның сөякләре уалучан. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты хәбәр итте. Сайт хәбәрчесе Лилия белән аралашкан.

«Бераз соңрак планлаштырган идек. Шулай килеп чыгуына үзебез дә сөенәбез», — дигән Лилия.

Баланы кесарев кисеме ясап таптырачаклар.

«Аллаһы боерса, табармын. Табиблар безнең теләкне кабул итте. Алар мине йөклелек вакытында да, бала тапкач та җентекләп тикшерергә җыена», — ди булачак әни.

«Табиблар сүзләренчә, ананың авыруы балага күчү ихтималы илле процентка тигез», — дип яза «Комсомольская правда» сайты.