Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиевның әнисе авыр хәлдә: «Аяксыз калды, сөйләшә алмый»

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев әнисенең сәламәтлеге начараюы турында Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиевның әнисе авыр хәлдә: «Аяксыз калды, сөйләшә алмый»
Салават Камалетдинов

«Әниемнең ут кебек чаклары. Күптән түгел бер апа концертта җылы, үзе бәйләгән нык матур оекбаш бүләк итте: „Әнвәр балам, бу — әнкәңә, аяклары җылыда булсын“, — диде. Кызганычка каршы, әниебезнең хәле бик шәптән түгел, аяксыз калды, сөйләшә алмый. Аллаһы бирсә, барысы да яхшы булыр», — дип язган Әнвәр Нургалиев.

«Я Раббым Аллам җиңеллек бирсен. Яшәсен әле улының уңышлыкларын күреп. Әни-әти бик кадерле кешеләр», «Күз тидеме икән әллә? Узгучы булсын», «Әни ничә яшьтә булса да, бик кадерле шул, исән-сау булсын инде берүк», «Әниегез тизрәк терелсен!» — дигәннәр подписчиклар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100