Айдар Галимовның кызы Айгизә: «Пычаклар белән кистеләр, җанөшеткеч салкынга салдылар»

Татарстанның халык артисты Айдар Галимовның кызы Айгизә Галимовага салкын тигән. Үзенең хәле турында ул Инстаграмдагы битендә подписчиклары белән дә уртаклашкан.

«Бам! Һәм мин ике сәгать эчендә караватка кул-аяклар, баш, йөрәк һәм эчем авыртып, яттым. Ягъни, барысы да авырта. Күсәкләр белән чалдылар, пычаклар белән кистеләр, аннары кайнар сулы кисмәккә һәм җанөшеткеч салкынга салдылар.

Мөгаен, берничә көн йоклап алырга һәм ятып торырга кирәктер. Организмным үзе шулай хәл итте. Хәзер хәлем әйбәт. Ә кичә генә мин үземне коткару турында хыялландым. Югары температураны һәрвакыт авырлык белән кичерәм. Бары тик ләззәтләнергә өйрәнергә, организмга һәм башка ял бирергә генә кирәк. Югыйсә, менә шундый күңелсез ысул белән сафтан чыгу куркынычы яный», — дип язган Айгизә Галимова.

«Ял һәркемгә кирәк. Терел», «Кабатланмасын! Сәламәт бул», «Тизрәк терелегез», — дигән теләкләр язганнар Айгизәгә.