Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова концерт-тамашаларны кем белән әйбәтрәк алып бара?

Популяр алып баручы Гөлназ үзе инстадуслары арасында шушы сорауга җавап эзләп караган.

news_top_970_100
 Гөлназ Сәфәрова концерт-тамашаларны кем белән әйбәтрәк алып бара?
"Татар-информ" архивы

«Минем бик күп алып баручылар белән бергә дуэтта эшләгәнем бар.

Бар бик яраткан алып баручыларым: без «бер дулкында», юмор дәрәҗәбез туры килә, бер-беребезне бүлдермибез, эшләве уңайлы, рәхәт (исемнәрен аерып әйтмим, алар үзләре дә белә).

Мин парда эшләгәндә кайбер кызыклы фактлар:

 — мин һәрвакыт алып баручының сул ягыннан басып торырга яратам;

 — җырчы-алып баручыларны әллә ни яратмыйм: алар сөйләми, алып бара белми, диалог төземи, гадәттә, гел җырлый да җырлый;

 — буйга игътибар итмим, миңа барыбер: кыскаракмы ул, озынракмы.

«Бик биек үкчә кимә минем белән алып барганда», - дигән сүзләргә бөтенләй игътибар итмим;

 — хатын-кызлар белән алып барырга яратмыйм.

Ә сезгә минем кем белән бергә алып баруым күбрәк ошый?» — дип сораган Гөлназ.

Инстадуслары аңа үз фикерләрен язганнар. Комментарийлар күп, вариантлар да шактый. Шулай да, беренче өчлектә Искәндәр Хәйруллин, Айваз Садыйров һәм Айрат Ильясов урын алган (бәлки, Гөлназның постка нәкъ алар белән төшкән фотоларын куйганга күрә бу шулай килеп чыккандыр).

«Минем уйлавымча, сезгә дуэтыгыз ничек күренүе барыбер, сезгә иң мөһиме: сез үзегез ничек күренәсез. Уң ягыгызда кем басып торса да ярый… Айрат Ильясов булса, сез кечкенә күренәсез. Шуңа күрә аны күбрәк яратасыз кебек тоела…»

«Үзең генә дә булдырасың»,

«Сезгә беркем дә кирәкми, сез калганнарны барыбер сөйләтмисез»,

«Миңа Искәндәр Хәйруллин белән ошыйсыз. Тавышы матур, сөйкемле пар»,

«Әлбәттә, Хәйруллин белән яхшы алып барасыз. Аның тавышы хатын-кызлар колагына май булып ята. Дуэтыгыз башкаруындагы җыр да искиткеч»,

«Айрат Ильясов белән шәп. Чөнки икегезнең дә „җеннәрегез“ килешеп тора»,

«Айваз Садыйров белән алып барсагыз, килешле чыга», — дип язганнар. Айваз үзе исә: «Миңа Джим Керри белән алып баруың ошый», — дип комментарий язып куйган.

Тагын Ришат Әхмәдуллин, Зөлфәт Зиннуров исемнәрен атаучылар да булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100