Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чын баһадир!»: Чулпан Йосыпованың икенче баласы туды!

Җырчы әлеге шатлыгы белән Инстаграм аккаунтында уртаклашты.

news_top_970_100
«Чын баһадир!»: Чулпан Йосыпованың икенче баласы туды!

Бүген җырчы Чулпан Йосыпованың икенче баласы туды.

«Төпле аягың белән, балам! Әтисе белән без бик бәхетле һәм яратабыз сине.

4600 граммлык бәхет!» — дип язган Чулпан инстаграм аккаунтында.

Инстачылар Чулпанга изге теләкләрен язган: «Бәхетле, озын гомерле, тәүфиклы бала булсын! Сау-сәламәт булыгыз Матурым. Син бик молодец Чулпан. Настоящий баһадир! Бәхетле, тигез канатлы, сәламәт бала булсын! Баһадир булган, исэн сау булыгыз. 

Ай-ай балам, баһадир алып кайткансың исән-сау тигезлектә үстерегез, сау-сәламәт булсын. Чын күңелдән сабыегыз туу белән тәбрик итәм! Бәхетле бала булсын, тигезлектә үстерергә язсын! Чулпан, чын күңелдән тәбрик итәм сине икенче тапкыр Әни булуың белән! Бик бәхетле, сау-сәламәт булып үссен! Сөбханалла, Батыр Булат», — дип язганнар.

«Малай мени монсы да, кыз гына булыр дип уйлыйм идем», — дип «дәгъва» белдерүче дә табылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100