Айгиз Баймөхәммәтов балалар йортында җәен киез итек кидереп җәза бирүләрен сөйләгән

Язучы сөйләвенчә, бу җәза аның өчен бәхетле очрак булып чыккан.

«Безнең балалар йортында өлкәннәр төрле җәзалар бирә иде, — дип яза язучы Айгиз Баймөхәммәтов. — Нинди гаеп эшләгәнемне хәтерләмим, җәза бирделәр. Август иде, балалар йорты карамагындагы бакчада бәрәңге алабыз. Миңа бәрәңге алырга киез итектә барырга боердылар! Августта! Ә урамда шундый эссе!..

Үтәргә туры килде — кая барасың. Резина аслы киез итекләрне алдым да, башкалар белән киттем. Бакча авылның икенче ягында иде, ике километр тирәсе барасы. Мине шундый кыяфәттә күреп, урамда гаҗәпләнәләр, кемдер борылып карый, кайсыдыр дурак дип уйлый һәм көлә. «Тун кияргә оныткансың!» — дип кычкыралар.

Әмма минем көләрлек хәлем юк иде. Мин бәрәңгене алып бетергәнче киез итектә йөрергә тиеш һәм алар белән балалар йортына кире кайтырга да тиеш идем. Кыяфәтем белән башкалар өчен көлке объектына әйләндем.

Мин иптәшем белән йөк машинасына килеп, кузоавка бәрәңге атабыз. Әмма буй җитми. Мин тәгәрмәчкә басам һәм өскә капчыкны күтәрмәкче булам. Шул мизгелдә йөк машинасы китеп бара…

Мин читкә сикерергә дә, бортка менәргә дә өлгерми калам. Бер аяк зур тәгәрмәч астында кала. «Таптады-ы!» дип кычкырды балалар. Йөртүче ишетеп туктады. Минем аякны таптаганын аңлагач, минем җирдә ятканны күреп, йөртүче агарды. Бер мизгелдә мин дә аяксыз калдым дип уйладым. Аннары карыйм — аяк бармаклары селкенә. Мин берни булмагандай бастым да, китеп бардым. Киез итек коткарган. Резин аслы киез итек минем аякны сынудан саклап калган. Менә шулай да була.

Кайвакыт тормышта авыр чаклар булгалый. Шунда мин үз теләгемә каршы булып, киез итекләрдә бакчага барган шул эссе август көнен искә төшерәм…