Хәния Фәрхинең кызы Алсу: «Бүген әти-әнинең өйләнешүләренә 25 ел булыр иде»

Татар эстрадасының примадоннасы Хәния Фәрхинең кызы Алсу Инстаграм сәхифәсендә туган көне булуын һәм шул ук вакытта әти-әнисенең өйләнешүләренә 25 ел булуын әйтеп узган. Күз яшьләремне тыя алмыйм, дип язган ул видео астында.

«Мин бик сентименталь кеше. Иртәнге дүрттә Раинаны ашатырга уянгач, мин Алиядән котлау видеосын күрдем һәм күз яшьләремне тыя алмадым.

Кичәдән үк елыйсым килә. Бәхеттән дә, шул ук вакытта моңсулыктан да күз яшьләре тама. Якыннарым янәшәдә булуы — бәхет! Ирем, кызым бар.

Сагышка килгәндә… Өч ел рәттән туган көн белән котлау сүзләрен әниемнән ишетмәячәкмен. Бу бит минем туган көнем генә түгел, әти белән әнинеке дә иде.

Бүген аларның рәсми рәвештә өйләнешүләренә 25 ел булыр иде», — дип язган Алсу Валик.

«Алсу, бәгьрем, туган көнең белән сине. Әниең һәрвакытта да янәшәңдә, белеп тор шуны. Ул сезне гел саклаячак һәм яклачак. Сиңа, гаиләңә сәламәтлек, зур бәхетләр телим», «ңелем тулды, күзләремнән яшьләрем ага», «балакаем, сиңа бары тик бәхетле гомер, гомерле бәхет. Әниеә һаман да шушы сүзләрне кабатлый иде», — дип яза кешеләр.