Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов кызыл балык тозларга өйрәтә — видео

«Бүген сезне үзем белмәгән бер эшкә өйрәтәм — 6-7 килограммлы кызыл балыкны тозлап карыйм», - ди Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Инстаграмга керткән видеосында.

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов кызыл балык тозларга өйрәтә — видео
Рамил Гали

Иң беренче эш итеп, «Бисмилләһир-рахмәнир-рахи-им», — дип әйтәбез. Кызыл балыкның урталай бүленгән филесын телемләп чыгабыз һәм борыч, төрле тәмләткечләр кушылган тоз белән сылыйбыз. Балык бервакытта да артык тозны алмый. Аннары тәмләткечләре сеңдерелгән телемнәрне бер-берсенә куябыз: балыкның юан ягына нәзек ягын куябыз һәм рассол салынган кәстрүлгә салабыз. Балыкны салганнан соң, өстенә кара борыч сибәбез һәм коньякка салынган лимон согын агызабыз (100 — 150 грамм).

Балык өстен тәлинкә белән каплыйбыз һәм мөмкин кадәр каты итеп бастырабыз. Никадәр катырак бастырсак, шулкадәр озаграк саклана. Ашларыгыз тәмле булсын! Якты көннәр, тыныч төннәр насыйп булсын барыбызга да», — ди Салават Фәтхетдинов.

«Сезне дә күрер көн бар икән, сау-сәламәт булыгыз», «Сезне күрүемэ чиксез шатмын, озак югалып тордыгыз, авырганыгызны ишеткән идек, Аллага шөкер, савыкканыгыз, куркыткан идегез», «Яшиселәр килеп китте», — дип яза тамашачы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100