Саеккан Казансу елгасында машиналар йөри башлаган | intertat.tatar

Саеккан Казансу елгасында машиналар йөри башлаган

Елгадагы комлыкларда машиналар йөргән фотолар социаль челтәрләрдә таралды.

Казан блогерлары Казансу елгасында су саекканнан соң барлыкка килгән урыннарда йөрүче машиналарны видеога төшергән. Бу кадрларны «Татарстан 24» каналы күрсәтте.

Кремль дамбасы янында кроссовер елгадагы утраучыкта йөри. 

«Штраф көт. Маддәсен табарлар», «Матурлыгы нидә соң? Балалар комлыгыннан йөрсен инде», «Тагын негатив, бу егет миңа ошады», — дип яза челтәр кулланучылар.