Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакиров күршеләре белән аралашып яши алмаганга борчыла

Юмор остасы күршеләренә багышлап шигырь язган.

news_top_970_100
Җәвит Шакиров күршеләре белән аралашып яши алмаганга борчыла
Рамил Гали

Җәвит Шакиров күршеләре белән аралашып яши алмаганга борчыла. Аларга багышлап шигырь дә язган.

Юмор остасы бер дусты белән шигырьле әңгәмә дә алып барган.

«Эх, синең күршең була алсам, белер идем ничек яшәргә. Капкаларны, киртәләрне җимереп атар идем. Үзем сатып ала алмам инде ул йортны. Үзең түләсәң акчасын…» — дип язган бер дусты.

«Үзең әйбәт булсаң, күршең дә әйбәт була. Үзеңдәдер ачкыч», - дип язучыга: «Ачкычы булу беләнмени, йозагын ачып булмый», — дип җавап биргән Җәвит Шакиров.

Бу күршеләр синең кебек,

Сәлам бирми баш иеп.

Күргәнем дә юк үзләрен

Коймалары бик биек.

Машинасына утырып

Чыгып китә эшенә.

Сөйләшмиләр - шунысы оят

Минем ише кешегә.

Пульт белән генә ачыла,

Капкасы өске якка.

Күршең, туганың кермәгәч

Ни пычагыма капка?

Чыгып басам күтәрмәгә

Исәнләшер кешем юк.

Сәлам биреп, сәлам алыр

Бер нормальный күршем юк.

Күршеләр артист икәнне

Беләләрдер дә инде.

Ул йорты, ул коймасы дип,

Көләләрдер дә инде.

Йорт та гади, койма кыска

Бассам, башым күренә.

Капканың да йозагы юк

Ярый инде үземә.

Күршемнең шундыйлыгына,

Ис китә. Шаккатмалы!

Үзем әллә бик простуй,

Әллә алар катлаулы?

Күршеләр шундый булуы

Оят инде кешедән.

Теге дөньяда булса да

Уңсам иде күршедән.

Күрше пока күктән йөри

Бер җиргә төшәр әле.

Арттст күрше гел булмый

Исенә төшәр әле…


Посмотреть эту публикацию в Instagram

,, Куршеләр.." Бу куршеләр синең кебек, Сәләм бирми- баш иеп. Кургәнем дә юк узләрен Коймалары бик биек. Машинасына утырып Чыгып китә эшенә. Сөйләшмиләр шунысы оят Минем ише кешегә. Пульт белән генә ачыла, Капкасы өске якка. Куршең, туганың кермәгәч Ни пычагыма, капка? Чыгып басам кутәрмәгә Исәнләшер кешем юк. Сәләм биреп, сәләм алыр Бер нормальный куршем юк. Куршеләр артист икәнне Беләләрдер дә инде. Ул йорты, ул коймасы дип, Көләләрдер дә инде. Йортта гади, койма кыска Бассам башым куренә. Капканың да йозагы юк Ярый инде уземә. Куршемнең шундыйлыгына, Ис китә.Шаккатмалы! Узем әллә бик простуй, Әллә алар катлаулы? Куршеләр шундый булуы Оят инде кешедән. ,, Теге" доньяда булса да Уңсам иде куршедән. Курше пока куктән йөри Бер җиргә төшәр әле. АРТИСТ курше - гел булмый Исенә төшәр әле...... Җ.Ш. 22.10.2020.#золфияжавитшакировлар #кәмитҗәвит #татарэстрадасыартистлары #тамада#куршелэр?❤ #

Публикация от Я В И Т Ш А К И Р О В (@javit_shakirov_official)

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хәерле көн дуслар! Куршеләрегез белән ничек яшисез? Бездә хәлләр шулайрак? ,, Куршеләр". Шулай бер көн очраттым Куптәнге куршебезне. Озак сөйләшеп тордык Онытып эшебезне. Элек курше булып тордык Туганнарча яшәдек. Алар безгә, без аларга, Бер авыр суз әйтмәдек. Яшәп тә караганбыз дип, Искә алдык шул мәлне. Көндә белешә идек, ди Бер- беребезнең хәлне. Бәхет икән, әгәр куршең Әйбәт булса узеңнән! Эреп китәм, нихәл куршем? Дигән шушы сузеннән. Курше бит ул яхшы булса Туганнан да кадерле. Әйтәләр бит йорт алганчы, Куршене, ,, сатып алу" хәерле. Әхирәттә барда тигез, Син кем диеп тормыйлар. Курше! Курше! Курше,- диеп Өз мәртәбә сорыйлар. Тегендә бит куршең өчен Җавап тотасылар бар. Ходай каршында оялып Басып торасылар бар! Тату тордык, сузем юк Сөйләшепләр туймадык. Хәттә ике арага Без капка да куймадык. Курше койма тотып куйган Без килугә - тактадан. Куп тә утми без кучендек, Якынча, бер атнадан. Куршем сорый, ике арага Ясыйк ди, капканы. Әйдә лутчы алып атыйк Бер, ике,өч тактаны! Өч тактаны алып аттык Ачылды граница . Без тугел, хәттә хатыннар Болай ди, нравится. Ул капканың юклыгы, Булды гына файдага . Кереп- чыгып йөрешәбез Тузан төшми арага. Яхшы хәбәр булса- башта, Куршегә йөгерәбез. Урам аша әйләнгәнче Турыга җилдерәбез. Менә шулай яшәдек без Кереп- чыгып, йөрешеп. Бер пешкән ашыбызны да Туганнарча булешеп. Йортны сатып башка җиргә Бер көн без бит кучендек... Шәп куршеләр торып калды Шунсына бик укендек. Без киткәч куршебез дә Андагы йортын саткан. Шәхәрнең нәкь уртасыннан Яхшы фатир да тапкан. Фатир шәп ди, шунсы начар Барсында тимер ишек. Курше, куршегә керу юк Яшиләр микән ничек? Хәр ишектә дуртәр йозак Дөбер- шатыр бикләнә. Белмим инде бу куршеләр, Әллә миннән шикләнә? Ачуым бер килмәгәең, Төкерәм ишегенә. Элек чыра тыга иделәр Шул келә тишегенә! Чыра курсәк келәдә Китә идек борылып. Куршесе дә, доньясы да Бетте малай бозылып. Тыңлап тордым куршемне Эндәшмичә , баш кагып. Бөтен курше дә май тугел, Булмый ипигә ягып. Минем дә хәл шул чама Синекеннән ким тугел, Бөтен кеше син булмый шул Бөтен кеше мин тугел. Фатир сайлап алып була Куршене сайлап булмый. Нишләтсәң дә шул законны Төзәтеп, җайлап булмый. Дәвамы бар.... #золфияжавитшакировлар #кәмитҗәвит #

Публикация от Я В И Т Ш А К И Р О В (@javit_shakirov_official)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100