Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинова мәрхүмә әнисе турында: «Ул диңгезгә барыбер килмәгән булыр иде»

Җырчының виртуаль дуслары да мәрхүмә әниләре турындагы истәлекләр белән уртаклашкан.

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдинова мәрхүмә әнисе турында:  «Ул диңгезгә  барыбер килмәгән булыр иде»
«Татар-информ» архивы

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова диңгездә ял иткәндә мәрхүмә әнисе белән бәйле хатирәләрне искә төшергән.

«Һәр яңалыгымны, шатлыгымны куңелемнән әни белән бүлешәм.

Ул бик матур яшәде, гәрчә мондый диңгезләрне курмәсә дә, читтә нинди генә искитмәле соклангыч урыннар барлыгын ишетсә дә, «Кызыкмыйм, балам, җан тынычлыгы, тән сихәтлегеңнән аермасын», - дип тели иде. «Исән-сау йөрегез, сезгә мондый тыныч чор туры килуенә сөенәм», - дип озатып кала иде…

Ә туган нигезгә кайткан саен шундый тәмле кыстыбый, коймак, бәрәңге тәкәсе, каймагы, тагын әллә нинди тәмле ризыклары белән көтә иде… Мал туарын, умарталарын бер дә ташламады!

Кайда йөрсәң дә, иң элек ашаган ризыкны әнинеке кебек дип әйтеп ашыйм. Рәхмәт әни, дөньяның әчесен-төчесен, ачлыгын, ялангачлыгын куреп, көчле рухлы булып кала белгәнең өчен. Рухың җәннәттә булсын!

Мин уземдә дә шушындый сыйфатлар булсын иде, дип телим! Тик Аллаһы Тәгалә биргәненнән артыгын алып булмый!

Хәер, ул диңгезгә барыбер килмәгән булыр иде…» — дип язган җырчы.

Җырчының виртуаль дуслары да мәрхүмә әниләре турындагы истәлекләр белән уртаклашкан.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100