«Бүген Вконтактега куйсам ярыймы?» — Олы яшьтәге апа Элвин Грей белән очрашуына куана | intertat.tatar

«Бүген Вконтактега куйсам ярыймы?» — Олы яшьтәге апа Элвин Грей белән очрашуына куана

Җырчы фанаты белән төшкән видео куйган һәм «бу бәһасез» дип язган.

Видеода олы яшьтәге апа җырчыны кочаклый, аның белән фотога төшә. «Бүген Вконтактега куйсам ярыймы?» — дип сорый фанат апа эмоцияләргә бирелеп.

Апа кеше җырчыны күргәненә ышанып бетә алмый, битләрен каплый, аны барып кочаклый, тыпырдап та ала. Элвин Грей «Әй, Аллам! Рәхмәт сезгә», - ди һәм фанатын кочаклап ала.

Җырчы белән бергә хатыны Инзилә дә булган.

Нечкә күңелле инстачылар апаның эмоцияләренә кушылып балавыз сыккан.

«Видеодагы машинаны бүләк иттеме әллә апага?», «Телефон бүләк иттеме әллә?», — дип аптырашкан кайберәүләр, апаның куануын аңлап бетерә алмыйча.

«Зур йөрәкле, яхшы кеше ул, аңа кешеләр тартыла бит», — дип язган видеоны караучылар.