Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Шәрипҗанованың улы Минтимер казылык ашап чирләгән, хастаханәдә ята

Җырчы инстачыларга кайгыртулары, җылы теләкләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

news_top_970_100
Гөлназ Шәрипҗанованың улы Минтимер казылык ашап чирләгән, хастаханәдә ята
Владимир Васильев

«Казылык тәмле иде…

Казылыкны кем яратмый инде, тик Минтимер үзенең өлешен дә ашады, Асылбикәнең өлеше артык булган. Чәйнәмичә ашаган. Булды хәлләр, Республика балалар хастаханәсенә ничек барып житкәнемне сизмичә дә калдым. Бар да яхшы. Кулында сок, яме. Хастаханәгә салдылар, озакка түгел, дип ышанам. Тиз генә терелеп чыгарбыз, рәхмәт», — дип язган ул.

«Тизрәк савыгырга язсын!», «И сабый», «Без дә казылык ашап хастаханәгә эләккән идек», «Сабырлык сезгә, Аллаһ сакласын анда эләгүдән», «Барысы да яхшы булыр», «Күз тимәсен, Минтимер үсеп беткән», — дип Минтимергә сәламәтлек теләгәннәр җырчының виртуаль дуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100