«Брекетларны салам, Мәскәүгә очам»: җырчы Гөлназ Батталова зур кастингта катнаша

Яшь җырчы Гөлназ Батталова ТНТ music телеканалы оештырган кастингта көч сынаша.

«Барыгызга да зур сәламнәр, дуслар! Сәлам, ТНТ music телеканалы!

Мин, Гөлназ Батталова, профессиональ җырчы, актриса, алып баручы. ТНТ music телеканалының бер өлеше буласым килә. ТНТ music, кастингны икенче тапкыр озайтуыгыз юкка түгелдер, димәк, безгә, һичшиксез, күрешергә кирәк! Брекетларны салам, Мәскәүгә очам, ТНТга керәм», — дип сөйли видеосында җырчы.

«Уңышлар сиңа, кадерлем», — дип язган җырчы Ильвина.

«Афәрин, ачык, позитив, көчле һәм талантлы», «Гөлназ, сиңа Америкага да юл ачык, ниндидер ТНТ сиңа лаек түгел», «Синең барысы да килеп чыгачак», — дип җылы сүзләрен җиткергәннәр җырчының инстадуслары.