Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйләнең яраткан җырчысы Ләйсән исемле

Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйләнең яраткан җырчысы Ләйсән исемле
Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә Ләйсән Гыймаеваны ярата икән. Бу турыда Ландыш инстаграмдагы сәхифәсенә язып куйган.

"Ләйсән Гыймаева, син Ләйләнең яраткан җырчысы, бел шуны. Синең җырыңны өйрәнә, әлегә сүзләрдә "разборка" ясый", - дип яза Ландыш.

Бу язма янында Ләйләнең "Моңлы чишмә" җырын җырлаганы, Гомәрнең рәхәтләнеп көлгәне сурәтләнгән видео куелган.

Ләйсән Гыймаева да җавап язган. "Мин дә аны бик яратам", - ди ул.

Инстачылар да Ләйләне яратып язалар. "Римма Ибраһимованы алмаштырыр, охшаган бик", - диләр.