Саймә апа Ришат Төхвәтуллинның аккаунтында кызын туган көне белән котлаган

Саймә апа Ришат Төхвәтуллинның аккаунтында кызын туган көне белән котлаган
Популяр җырчыларның аккаунтларына язып, якыннарын котлауны үтенгән кешеләр шактый. Саймә апа исә барысын да уздырган. Ул кызын Ришат Төхвәтуллинның аккаунтында котлаган.

"Гомернең яртысы юлда, машинада үтә. Озак вакыт бер машинада йөргәч, аның да җаны бардыр һәм ул сине аңлыйдыр кебек тоела башлый. Дуслар, сезгә дә шулай тоеламы, әллә машина сезнең өчен юл йөрү ысулы гынамы?" - дигән лирик пост язган җырчы. 

Саймә апа исә: "Бүген минем КЫЗЫМ ның туган көне. Чын күңелемнән тәбриклим, КЫЗЫМ. Саулык-сәламәтлек телим. Гаилә бәхете, шатлыклы көннәр, хәерле, бәрәкәтле телим. Балаларыгызны тигезлектә үстереп, игелекләрен күрегез", - дип язган. Шунысын искәртеп үтәргә кирәк, ул кызының исемен дә язмаган, кызының аккаунтын да билгеләмәгән. Кызы бу котлауны ничек күрергә тиешлеген белмибез. Мөгаен, кызы Ришат Төхвәтуллинның аккаунтларын даими карыйдыр дип фаразлыйбыз. 

"Кызыгызның үзенә язсагыз, тагын да шатланыр иде", - дип язган Алия. 

"Мин дә кушылам", - дип язган Ришат Төхвәтуллин.