Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күптән түгел бәби тапкан Лилия Хәйруллина сәхнәдә сикереп бии - видео

Җырчыны Балтачта узган Яшьләр көнендә чыгыш ясарга чакырганнар.

news_top_970_100
Күптән түгел бәби тапкан Лилия Хәйруллина сәхнәдә сикереп бии - видео
Солтан Исхаков

Шушы арада гына бәби тапкан Лилия Хәйруллина Балтачта узган Яшьләр көнендә сәхнәдә сикереп биегән.

«Балтач, бик зур рәхмәт сезгә. Сагындырган. Шундый шат идем. Очрашулар ешрак булсын иде», — дип язган ул инстаграмга чыгышын куеп.

«Ә бәби кем белән калды?», «Инде җырлый да башладыгызмы?» — дип шаккаткан инстачылар.

«Ничекләр җитешәсең, Лилия?» — дип сораганнар.

«Көч табабыз. Теләк бар», — дигән ул.

«Яңа гына өченче баласын тапкан хатын-кызның шундый буй-сыны буламы инде? Сокланам. Сездән үрнәк алып, үз-үземне карый башларга кирәк», — дип язган бер инстачы.

«Мин нәрсәнедер аңлап бетермимдер, бәлки. Ләкин үзегезне саклагыз дип әйтәсем килә», — дип комментарий калдыручылар да бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100