Айгөл Бариева ире белән ачуланышкан

Җырчы инстадусларыннан ярдәм сорый.
Татарстанның атказанган артисткасы Айгөл Бариева "җырчыларның барысы да ал да гөл генә түгел" темасына пост урнаштырган.

"Кыскасы, сез артистларның бар да ал да гөл дип уйламасын өчен, бераз күңелемне ачарга булдым. Кичә без талаштык! Юк-бар нәрсә өчен. Ә мин шундый кеше - озак сөйләшмичә тора алмыйм. Һәрвакыт беренче булып дуслашам. Хаклы булсам да, дуслашуга беренче адымны мин ясыйм. Менә хәзер дә шулай. Инде көне буе сөйләшмибез, минем өчен бу күп. Ачуым килмәгәе, ярсуым да бар бит! Нишләп соң хаксыз булган кеше, килеп, беренче сүз ката алмый? Бу горурлыкмы, тәкәбберлекме? Мин аралашу яклы - гомер үтеп бара ләбаса! Мин үземне идеаль дип әйтмим, әйе, тотрыксызлыгым да бар, таләпчән дә мин. Әмма мин ачу саклый алмыйм. Белмим, бу яхшымы, начармы. Әмма бу юлы беренче булып сүз катарга теләмим. Картаяммы соң әллә? Ә сез ничек дуслашасыз? Тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз", - дип язган Айгөл. 

Әлбәттә, Айгөлнең инстадуслары киңәшсез калмаган. Кешеләр киңәш бирергә ярата бит алар.  Ул киңәшләр арасында ниндиләре генә юк! Гаилә этикасы дәреслеген язалар мени! Безгә "иркә ирләр" турындагы җавап ошады. Укыгыз әле сез дә.