420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
Ләйлә Дәүләтова инстаграмга рульдә барганда ипи ашаган фотосын куйган. Шагыйрә үзенең яңа пешкән ипи яратуы, аеруча Актаныш ипиенә мөкиббән китүе турында яза. «Машинада ипи ашарга ярамый дигән канун юк бит ул, әйеме? Бөкедә утырганда инстаграмга язу, тырнак буяу, бизәнү, ашау, термостан чәй эчү — берсе дә калмый. Ә сез ничек йөрисез рульдә? Тәртипле генә йөрегез, яме! Иң мөһиме — ике юләр бергә туры килмик», — дип шаярта ул.