Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аларның бергә үсүләрен телим» - Миләүшә Сафина өченче баласының кем булуын әйтте

Җырчы Миләүшә Сафина бик шатлыклы вакыйгага әзерләнә. Аларның гаиләсендә ишәю көтелә.

news_top_970_100
 «Аларның бергә үсүләрен телим» - Миләүшә Сафина өченче баласының кем булуын әйтте
Салават Камалетдинов

«Өченче сабыебыз белән очрашуга бик аз вакыт калды. Мин көн саен җиңел бала табуга әзерләнәм, дөрес сулыш алырга өйрәнәм. Нәкъ менә шулар миңа Даниярны тапканда ярдәм итте. Яхшы кәеф, тирән сулыш, әйбәт фикерләр һәм тиздән мин улым белән очрашачакмын. Чынлыкта исә, тагын бер баланы Данияр туганнан соң ук планлаштырдык. Бөтен кием-салымны нейтраль төсләрдә сатып алдык, аларны беркемгә дә бирмәдек, ерак тартмага яшермәдек, чөнки тиздән кирәк булачакларына эчтә ышаныч бар иде. Мин аларның бергә үсүләрен, бер-берсенә ярдәм итүләрен һәм, әлбәттә инде, Мәрьям өчен иң якын кешеләр булуларын телим. Бик тиздән, Иншә Аллаһ? минем ике улым булачак инде! Һәм бу фикер мине гаять бәхетле итә», — дип язган җырчы.

Инстачылар әлеге яңалыкка бик сөенгәннәр, җылы теләкләрен яудырганнар:

«Бииик җиңел генә табып, сау сәламәт бәбкәчеңне кулларыңа алырга насыйп булсын», «Мин сезнең өчен шундый шат! Гаиләгез бәхетле булсын, гел сөенеп-шатланып яшәргә язсын!», «Сау-сәламәт сабыегызны кулыгызга алырга язсын! Амин! Аллаһ Тәгалә Сезгә җиңеллекләр бирсен. Безнең дә балаларыбыз бергә үсә. Аралары яшь тә 20 көн. Кызыбызга 1 яшь, улыбызга 2 яшь тә 1 ай. Иң күңелле чагыбыз».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100