Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова: «Мине чәйнәүдән берүк туктый гына күрмәгез!»

Популярлашты ла соңгы вакытта Ильмира Нәгыймова! Шәхси тормышындагы яңалыклары белән дә, иҗаттагы яңа җырлары, соңгы дуэтлары нисбәтенә дә…

news_top_970_100
 Ильмира Нәгыймова: «Мине чәйнәүдән берүк туктый гына күрмәгез!»
https://www.instagram.com/ilmira.nagimova/

«Хөрмәтле башка аккаунтлардан язучы апалар… Мин сезне бик яратам. Рәхмәт, вакытыгызны әрәм итеп, һәрбер пост астында озын, „матур“ комментарийлар калдырганыгыз, миңа игътибар биргәнегез өчен… Мине чәйнәүдән берүк туктый гына күрмәгез. Алайса минем статистикам төшә (инстаграмда — авт). Вәгъдә бирәм, мин сезгә „тема для обсуждения“ табып торырмын, сез эшсез утырмас өчен…» — дип язган Ильмира соңгы постында.

Күрәсең, җырчыга яман сүзләрне гел язып, ишеттереп торалар. Үз чиратында, Ильмира да аларга җавасыз калмаска карар иткән. Болай итеп исе дә китмәгәндәй, ирония белән язса да, җырчының кеше сүзләрен күңеленә якын алуы сизелеп тора. Инстачыларның да күбесе шул фикердә.

«Бик дөрес әйтәсең, Ильмира. Шулай чәпәргә кирәк, алар башка телне аңламый. Илсөя күптән шулай итә»,

«Сөйләгәннәр сөйләсеннәр, тыңлап утырма. Әйтәләр бит, әт эрә, бүре йөри тора»,

«Сеңлем, бер дә исең китмәсен, үзеңә ничек ошый, шулай яшә»,

«Каргаларның эше шул, чебеш урлау»,

«Нишләп бәйләнәсез соң сез аңа? Үзе беләдер инде үз тормышын. Ничек яшисе килә — шулай яшәсен. Кешедә кешенең ни эше бар. Бу дөньяда ул гына аерылганмы әллә? Кирәк икән кушылырлар, кысылмагыз кеше тормышына»,

«Сез бергә булачаксыз, һичшиксез! Күзләрегездә моңсулык. Дөнья булгач, шулай төрлесен күрергә тиеш адәм баласы. Сез бер-берегез өчен тугансыз!..»

«Без Төхвәтуллин белән дуэт көтәбез монда, тизрә-ә-әк!»

«Хәмдүнә мәрхүм: „Чәйнәп-чәйнәп карадылар, йота алмадылар“, — дия иде, хәзер шулай дияргә сезнең чират», — кебек комментарийлар язганнар Ильмираның виртуаль дуслары.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 февраль 2024
    Исемсез
    Характеристика инде.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100