Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Закир Шаһбанның әнисенә: «Улың барыбер күрми, гармунга акча әрәм итмә»

Җырчының инстаграмда шәхси аккаунты барлыкка килде.

news_top_970_100
Закир Шаһбанның әнисенә: «Улың барыбер күрми, гармунга акча әрәм итмә»
https://www.instagram.com/zakirshahban_1966/

Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан инстаграмда ире Закир Шаһбанның шәхси битен ачкан. Анда җырчының тормышы, язмышы турында мәгълүмат белән танышырга, фотолар карарга була. Соңгы пост җырчының балачагына багышлана. Анда Закир Шаһбан үзенең ерак туганнары белән. Новосибирски шәһәрендә укыганда ул аларда үзенең ял көннәрен уздырган.

«Закирның әнисе — гади авыл хатыны. Фермада сыер сауган, балалары өчен яшәгән. Язмыш сынауларына сабыр итә-итә гомер иткән, бик шаян, теләсә кайсы мәжлеснең үзәгендә булган.

Закир тумыштан күрмәсә дә, әнисе төшенкелеккә бирелмәгән, улын чын кеше итеп күрәсе килгән. Ул аңа биш яшеннән гармун алып биргән. «Барыбер күрми бит, акча әрәм итмә», — диючеләр дә табылган, әлбәттә. Ләкин ана кешенең күңеле сизгәндер. Закир биш яшендә инде гармунда татар көйләрен үзлегеннән өйрәнә, уйный башлаган», — диелә анда.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100