Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винарис Ильегетнең Путин белән Навальный турындагы постын ошатмаганнар

Җырчы үзенең Путин яклы булуы турында пост урнаштырган.

news_top_970_100
Винарис Ильегетнең Путин белән Навальный турындагы постын ошатмаганнар
Салават Камалетдинов

Винарис Ильегет инстаграм сәхифәсенә яңа пост куйган. Җырчы, илдәге сәяси вакыйгалар белән бәйле рәвештә, үзенең фикерен белдерә.

«Күпләр миннән: «Син Путин яклымы, Навальныймы?» — дип сорыйлар. Җавабым — мин йөз процент Путин яклы. 2000 елларны искә төшерик әле. Нинди шартларда, нинди нәҗестә яшәдек. Ләкин без аннан чыга алдык. Россиянең бурычлары юк. Әйе, яшәргә бүген дә авыр, ләкин яшәргә, ашарга, тәмле ашарга мөмкинлек бар. Теләгән кеше бүген акча эшли ала. Әгәр инде дәүләттән халява көтсәгез, ул беркайчан да булмаячак. Без үзебез тырышырга тиеш.

Ни өчен Путин яклымы? Чөнки бүген эшләргә һәм яшәргә мөмкинлек бар», — ди Винарис.

Инстачыларның күбесе җырчы белән килешми. Винарис һәр комментарийга да җавап әзерләп куйган.

«Таяну ноктасы» тапшыруында зарланып торганыңны оныттыңмы, курыктыңмы?» — дип сораган бер инстачы.

«Мин һәрвакыт үз фикерен белдерүче гади кеше. Мин сәясәтче түгел. Мөмкинлекләремнән чыгып, тулы тормыш белән яшим. Авыр икән — миңа авыр, яхшы икән — мин бәхетле», — дип яза җырчы. 

«Сиңа бу видео өчен күпме түләделәр?» — дигән икенчесе.

«Түләсәләр, бу пост монда булмас иде», — дигән Винарис.

«Бу сиңа нәрсә бирә?» — дип сорый өченче инстачы.

«Тырыш кешене нәҗескә күмделәр, шул ачуымны чыгарды», — дип яза җырчы.

«Син икейөзле кеше икәнсең», «Әйткән сүзләреңне кире алачаксың әле, күреп тор», — дигәннәр аңа.

Винарис беркадәр вакыттан соң бу постын аккаунтыннан алды, әмма җавап итеп башка ролик урнаштырды. Анда ул позициясен аңлата.

«Без ирекле илдә яшибез. Сүз иреген бер кеше дә юкка чыгармады әле. Минем күп кенә укучыларым китеп барды. Тагын кемнәрдер бу видеодан соң китеп барыр. Анысы сезнең фикер. Мин сәясәткә кермим, ул миңа кызык түгел. Миңа дөрестән дә Путин ошый. Ә кем ул Навальный? Ул әле генә килгән кеше. Ул теле белән генә „эшли“, ә Россия өчен бернәрсә дә эшләмәде. Путин бик күп яхшылыклар эшләде. Дөрес, начарлыклар да эшләгәндер. Әмма бәдрәфкә кергәннән соң чиста килеш чыгып китеп булмый, нәрсә дә булса барыбер пычрана. Минем нәрсә әйтергә теләвемне аңлагансыздыр. Минемчә, Путин — молодец!» — ди Винарис.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100