Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Муллагалиева инстачылар белән әйткәләшкән

Җырчы Дубайда эшлекле сәфәрдә төшкән видео куйган.

news_top_970_100
Лилия Муллагалиева инстачылар белән әйткәләшкән
https://www.instagram.com/lilia_mul/

Лилия Муллагалиева хәзер Дубайда үзе эшләгән челтәрле компания оештырган укуларда катнаша.

«Монда кая карама видео-фото контент җыялар, без дә камерага эләктек», — дип язган ул биегән видеоларын куеп.

«Син стена кебек басып торасың», - дип язучыга: «Тел төбеңне һич аңламыйм. Якташ була торып, син дә шулай язгач инде, калганнар нәрсә языр. Гел тискәрене язасың», - дип җавап язган җырчы.

«Зур апа буларак тагын да матурлык, сәламәтлек телим. Дөресен әйткән ошамыймы?» — дип дәвам иткән якташы.

«Мин күзәтеп киләм, дивана түгел ич. Макта дип тә әйтмим, әмма гел тискәрене язып утырмыйлар. Бу минем фикер, ачуланма. Чапсаң теге ярамый, пешерсәң бу ярамый, биесәң дә гаеп табасың. Чын дөресен әйткәндә, миңа җылы да, салкын да түгел сезнең әйтүдән. Көттем берәр җылы сүз. Нинди комментарий - шундый жавап. Фирая апа, гаепләмә», — дип әллә ничә тапкыр җавап язган җырчы.

Бу бәхәсне туктатырга теләүчеләр дә үз комментарийларын калдырган: «Авышасыз бугай инде. Көлке дә, кызганыч та», «Маймыллар кебек».

Лилия Муллагалиева бу комментарийларны да җавапсыз калдырмаган: «Бер көл, бер кызган. Иң мөһиме - безгә рәхәт», «Маймылдан маймылча язу».

Җырчының виртуаль дуслары моның ише сүзләргә игътибар итмәскә өндәгән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100