Рөстәм Нәбиев хатыны белән ваннада яткан фотоларын күрсәтте

Рөстәм белән Индира чәчәкләр салынган су эчендә ята.

Рөстәм Нәбиев хатыны Индирага мәхәббәте, рәхмәте турында инстаграмда пост язган. Аның янына хатыны белән ваннада төшкән фотоларны да куйган.

«Күпләр мин молодец, мотивация күрсәтә дип саный. Ләкин барлык уңышлар һәм җиңүләр артында минем Индира булуын күпләр белмидер. 

Ул минем эчтәге титаннан эшләнгән таяныч. Мин ирешкән һәм бүген булган бар нәрсә күбесенчә аңа бәйле. ⁣⁣

Индира — мин сүнеп бара торган күзләр белән реанимациядә ятканда, миндә тормыш чаткысын күргән бердәнбер кеше. Мин киресен сорасам да, ул минем белән калды. ⁣⁣⠀

Эльбруска менгәч, бик авыр мизгелләр булды. Иң яхшы истәлекләрнең берсе: йөрдем, авырлыктан, салкыннан һәм авыртудан еладым, кулларым өзелеп төшәрдәй булды. Кинәт туктадым да, башымны күтәреп, тирән сулыш алдым. Күзләремне йомып, үз-үземә әйттем:

— Нинди авыр. Нинди авыр.

Шул мизгелдә мин гаиләм, Индира һәм кызларым турында уйладым. Аларның хәзерге вакытта җылыда утыруы, яхшы тукланулары һәм сәламәт булулары турында уйладым. 

Мин Ходайдан шулай дәвам итүне сорадым. Тормышыбызның барлык авыр мизгелләре, кыенлыклары булса да, алар минем аша үтсен. Ә якыннарыма һәрвакыт яхшы булсын һәм мин язмыш кыенлыкларын үземә алырга әзер. Мин моны беләм, булдыра алам. Мин үз гаиләм өчен калкан булырга әзер. ⁣⁣ 

Аннары минем үтенечем ишетелгән һәм кабул ителгән кебек булды, сулышым җиңеләйде. Мин киттем. Ачусыз, җан тынычлыгы белән, кызларыма хәзер яхшы булуына тынычланып, юлымны дәвам иттем.

Хәзер мин шуны аңладым: бу уй тауларда үткәргән вакыт эчендә иң мөһиме иде. ⁣⁣

Мин үз гаиләмә бик рәхмәтле һәм аны бик яратам. Үземне дә яратуларын тоям. Аңа рәхмәт, хәзер мин үземне зур ачыш бусагасында дип саныйм, алга барам, үсәм. Мин тагын да көчлерәк һәм ышанычлырак булдым», - дип яза Рөстәм.⁣⁣⠀

Биредә ике меңгә якын комментарий калдырганнар. Җырчы Илсөя Бәдретдинова «Биик матур», дип язган. Ләйлә Дәүләтова «о, классно», ди.

Гомумән, бертавыштан Рөстәм белән Индирага сокланалар.

Паралимпияче Рөстәм Нәбиев кулларында Эльбрус тавына менгән, дип язган идек. Рөстәм тауга менеп җиткәч, бу уңышын сөйгәненә, хатынына багышлавын әйтә һәм үксеп елап җибәрә.