Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфинә Ганиуллина инстачыга:«Сезгә ошар өчен яулык бәйләп, соцчелтәрдә ураза тотмыйм»

Җырчы гаиләсе белән Төркиядә ял итә.

news_top_970_100
Рәфинә Ганиуллина инстачыга:«Сезгә ошар өчен яулык бәйләп, соцчелтәрдә ураза тотмыйм»
https://www.instagram.com/rafinaganiullina/

Рәфинә Ганиуллина гаиләсе белән Төркиядә ял итә. Алар чикләрне япканчы барып өлгергән.

Җырчы төрле көннәрдә куелган видеолар астына «Бу юлы матур итеп су астыннан йөзеп кил!», «Əйдә, кинодагыча матур итеп ярдан йөгереп кил», «Тагын бер генә төшерим дә — җитеп торыр, диде Рәзил», — дип язган.

Инстачыларның бер өлеше иҗади гаиләнең матур ял итүенә сокланса, икенчеләренә җырчының Рамазан аенда купальниктан төшкән видеолар куюы ошамаган.

«Сез нәрсә инде. Рамазан аенда шәрә фотоларыгызны куймагыз. Аллаһны хөрмәт итегез», — дип язган бер инстачы.

«Кайда күрәсез шәрә кеше?» — дигән җырчы.

«Яр буендагы киемнәреңне күрмәгәнгә гафу ит. Күкрәкләреңне, шәрә ботларыңны бар дөньяга күрсәтәсең бит».

«Кеше сезнең кебекләргә нәсыйхәт бирә. Акылыгыз китә башладымы әллә? Кеше шаккаттырам дип гөнаһка чумасыз бит. Кайда ул сездэ азрак дин һәм иман? Нишлисез сез?» — дигән икенче инстачы.

«Ник, нәрсә эшләгән ул шулкадәр. Шәрә түгел бит. Аллаһ каршында һәммәбез үзебез жавап тотабыз», — дип җырчыны якларга тырышкан берәү.

«Күзегезне ачып карагыз, шәригат безгә шулай күрсәтергә өйрәтәме? Динне аңламасагыз, иң яхшысы — кысылмагыз. Мин яхшылыкка өндәп кенә яздым. Ахыры хәерле булсын өчен», — дип дәвам иткән үгет-нәсыйхәт бирүче.

«Тырнак астыннан кер эзләмәгез әле. Зуррак бозыклыклар белән көрәшегез. Мин сезгә ошар өчен генә яулык бәйләп, социаль челтәрдә ураза тотып йөрүчеләрдән түгел», — дип җавап язган җырчы.

«Сез динне чүпрәк эчендә генә күрәсезме? Дин бит кешенең күңелендә, йөрәгендә булырга тиеш», — дигән комментарий да калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100