420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина җырчы турында кино төшерергә уйлый. Шул турыда үзенең инстаграм сәхифәсендә язган. «Кояшым минем, син бүген минем белән булдың. Икебез генә белгән серләр бар. Вакыт житәр, мин аны бер кино итеп халыкка житкерермен. Без икебез бербөтен булдык. Мин һаман шулай дип яшим», — дигән ул.
Татар эстрадасының Примадоннасы турында кино төшерү хыялы булуын «Интертат»ка продюсер Миләүшә Айтуганова да сөйләгән иде.