Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу яшьтә чишенүдән туктагыз»-Лолита Милявская ябыкканнан соң төшкән фотосын күрсәтте

Россия йолдызы 15 кг га ябыккан.

news_top_970_100
«Бу яшьтә чишенүдән туктагыз»-Лолита Милявская ябыкканнан соң төшкән фотосын күрсәтте
https://www.instagram.com/milyavskaya_lolita/

Россия йолдызы Лолита Милявская купальниктан төшкән фотосын куеп, матур гына буй-сыны белән мактанды. 58 яшьлек җырчы имиджын тулысынча үзгәрткән. Ул нык ябыккан, 15 кг нан артык авырлыгын ташлаган.

«Минем формаларым ничек сезгә?» — дип сорау биргән җырчы виртуаль дусларына.

«Буй-сыныгызны каплап йөрергә вакыт инде», «Нинди форма инде монда», «Безгә нәрсәгә инде сезнең формагыз», «Бу яшьтә чишенүдән туктагыз инде. Матур түгел бит», — дип үз фикерләрен калдырган инстачылар.

Икенче төркем инстачылар Лолитаның ихтыяр көченә сокланган, ябыгу рецептын сораган. «Син искиткеч», «Буй-сының шәп», «Син — йолдыз» кебек комментарийлар калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100