"Дөньяда иң яхшы ир-ат": "Камаз" җитәкчесен депутат хатыны туган көне белән котлый

"Дөньяда иң яхшы ир-ат": "Камаз" җитәкчесен депутат хатыны туган көне белән котлый
Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина ире - "Камаз" генераль директоры Сергей Когогинны туган көне белән котлады. Бу турыда ул инстаграмда язып куйды.

"Көзгегә карагандай, сиңа карыйм. Баш әйләнерлек. Туган көнең белән сине, дөньяда иң яхшы ир-ат", дип яза ул.

Инстачылар бертавыштан котлауларга кушылган.

  • Сергей Когогинга 62 яшь тулды. Ул 2002 елдан бирле "Камаз" ГАҖ белән җитәкчелек итә.