Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Синең өчен догада булырмын»: Дилә Нигъмәтуллина начар хәбәр белән бүлешә

Җырчының якын кешесендә яман шеш авыруы табылган.

news_top_970_100
«Синең өчен догада булырмын»: Дилә Нигъмәтуллина начар хәбәр белән бүлешә
"Татар-информ" архивы

Дилә Нигъмәтуллина инстаграмда авыр хәбәр белән бүлешкән. Җырчының дус кызында яман шеш авыруы табылган. Дилә якын кешесе өчен бик борчылып, пост урнаштырган. Сторисларында да хис-кичерешләре белән уртаклашкан.

«Кичә минем өчен бик якын булган бер кешенең авыр хәлдә булуын хәбәр иттеләр. Диагнозы әниемнеке кебек — күкрәгендә яман шеш. Мине шул вакытларга кире кайтардылармыни! 

Бәлки, әнием исән булыр иде… Әгәр үзем белән иртәрәк шөгыльләнә башлап, аны да үзенә игътибарлырак булырга өйрәтсәм?

Юк, мин үземне гаепле санамыйм. Һәрхәлдә, тырышам. Әмма бу минем өчен бик зур дәрес булды. 

Хәзер минем өчен бик якын кешедә шул ук диагноз расланды. Янә шул ук хисләрне кичерәм… Бик теләсәм дә, нәрсәне дә булса үзгәртү кулымнан килми…

Соңгы елларда без сирәк күрештек, ләкин һәрвакыт языша идек. Соңыннан ул миннән ераклашкан кебек тоела башлады. Ә кайчандыр ул минем иң тирән серләремне сыйдыручы якын дустым иде. Авыр вакытларымда дөрес киңәшләре белән ярдәм итеп торды. Кызганыч, башкаларга ярдәм итеп, без үзебез турында онытып җибәрәбез. Ләкин алай эшләргә ярамый. Барысын да үзеңнән башларга кирәк.

Әлеге хәбәрне ишеткәч, югалып калдым. Ватсаптагы смсларны укыйм да, күземә яшь тула. Минем бу чынбарлыкны кабул итәсем килми. Синең өчен догада булырмын», — дип язган ул. 

Җырчы барлык инстадусларын үз-үзләре белән гармониядә яшәргә, сәламәтлекләренә күбрәк игътибар бирергә чакыра.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100