Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үрнәк гаилә: Гөлназ Асаеваның ире һәм ике әтисе коляска җыя, әниләре бәби юындыра

Әлеге гаиләдәге идиллиядән күпләр көнләшеп үләрлек.

news_top_970_100
Үрнәк гаилә: Гөлназ Асаеваның ире һәм ике әтисе коляска җыя, әниләре бәби юындыра
https://www.instagram.com/liliiabiktimirova/

Җырчы Лилия Биктимерова соңгы көннәрдә инстаграм сторисларына кызыклы видеолар куя. Инстачыларны җырчының элекке ире Рөстәм Асаев һәм аның гаиләсе белән чын дусларча аралашуы гаҗәпкә калдыра. Чыннан да, карап торсаң, элекке ир белән хатын дип әйтмәссең дә. Хәтта Рөстәм Асаевның хатыны Айгөл белән дә Лилия иң якын ахирәтләрдәй чөкердәшә.

Ике гаиләнең бу арада гел бергә күренүенең сәбәбе — кызлары Гөлназ Асаеваның әни булуы. Гөлназны бәби белән өйгә чыгарганнан соң әби белән бабай кызлары һәм кияүләренә беренче ярдәмче булган.

Әлеге гаиләдәге идиллиядән күпләр көнләшеп үләрлек. Гөлназның ире Вильдан һәм ике әтисе (Рөстәм белән Фәдис), гөрләшеп, бала коляскасы җыялар. Ә бәбине беренче тапкыр юындыруны әбисе һәм әтисенең хатыны Айгөлгә тапшырганнар. «Без юындырдык дип, Айгөл юындырды инде. Ул хәзер күп балалы әни. Мин бала юындыруларны онытканмын инде хәзер, гафу итегез. Динәне сиңа калдырып китәм, җаныкаем. Син юындыр инде, яме. Син курыкмыйсың бит, дөп тә шап кына китерәсең», — дип мактаган Айгөлне Лилия Биктимерова.

«Сездән башка ничек яшәрбез инде. Кунакка килерсез инде безгә. Безгә Уфага кузгалырга вакыт», — дип төгәлләгән ул сторисларын. Лилия Биктимерова Рөстәм Асаев белән дә бик кызык итеп: «Пока, брат», — дип саубуллашкан.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100