Илназ Баһның хатынына күкрәген, аякларын ябарга кушканнар | intertat.tatar

Илназ Баһның хатынына күкрәген, аякларын ябарга кушканнар

Җырчы Гүзәл Идрисова тамашачыларга яңа образын тәкъдим итте.

Илназ Баһның хатыны җырчы Гүзәл Идрисова яңа образларын күрсәтте. Җырчының хезмәттәшләре һәм дуслары аның яңа образларын ошаткан. Бу турыда комментарийда «ут» смайликларын күп калдырганнар.

«Патшабикә», «Бу макияж белән 15 яшькә яшәргәнсең», «Син тагын да яшәреп, чибәрләнеп киткәнсең», «Бу прическа матур йөзегезне тагын да күркәм итә», «Бик матур, күркәм, башкаларныкы кебек иреннәрегез кабарып, әйләнеп чыкмаган», «Ябыгып, яшәреп киткәнсез» кебек комментарийлар язып артистны үсендергәннәр дә.

«Бик матур, бу прическа яшәртә. Әмма күкрәкне ябарга кирәк, сез бит мөселман хатын-кызы. Озын, ябык изүле күлмәкләр нык килешә сиңа», «Ботларын да ябып куйса…» — дип тә язучылар бар.