Паралимпияче Рөстәм Нәбиевнең исеме Россиянең Рекордлар китабына кертеләчәк

Бу турыда Башкортстан блогеры Инстаграм аккаунтында сториста сөйләде.

Паралимпияче Рөстәм Нәбиев Инстаграм аккаунтында сториста үз исеменең Россиянең Рекордлар китабына кертеләчәге турында сөйләде. Бу Рөстәмнең кулларында Эльбрус тавына менүе белән бәйле.

«Миңа бүген китап вәкиле шалтыратты. Бу бик шәп! Мин бик шат. Миңа кулларымда Эльбрусны яулавымны дәлилләгән видео гына җибәрергә кирәк», — дип шатлыгы белән уртаклашты ул виртуаль дуслары белән.

Башкортстан блогерының кулларында Европаның иң югары ноктасы — Эльбрусны яулаганын язган идек.