Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рэпер Шәкүрнең мәчесе турында инстачылар: «Тач үзең!»

Рэп башкаручы Шәкүр үзенең инстаграм сәхифәсен актив алып бара.

news_top_970_100
Рэпер Шәкүрнең мәчесе турында инстачылар: «Тач үзең!»
https://www.instagram.com/iamshakurali/

Рэп башкаручы Шәкүр инстаграмда үзенең мәчесен күрсәткән. «Тора-тора, эт тә хуҗасына охшый башлый, диләр. Охшаганмы соң?» — дип сораган ул язылучыларыннан.

«Тач үзең булган», «Бәкәй хәтле булган бу», «Моның кайсы песи дә, кайсы син соң? Аера алмый тик торам», — дип язган инстачылар. Берничә кеше мәчене тиз арада диетага утыртырга кушкан. «Юк-юк, аннары кыяфәте бетә аның», — дип каршы төшкән җырчы.

Чыннан да, Шәкүрнең песие бик зур, хуҗасын куып җитә язган.

Заманында татар эстрадасы сәхнәсендә популяр булган Шәкүр (Әмирхан Корбанов) инстаграм сәхифәсен актив алып бара. Сәхнәдән киткәч, Шәкүр эзләү-коткару отрядында коткаручы булып эшли башлаган. Концертларда чыгыш ясамаса да, инстаграм дусларына яңа җырларын ишеттереп тора ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100