Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хастаханә юлларын күп таптарга туры килде» — Әнвәр Нургалиевның кызына ни булган?

Җырчының кызы, 9 сыйныфны тәмамлап, аттестат алган.

news_top_970_100
«Хастаханә юлларын күп таптарга туры килде» — Әнвәр Нургалиевның кызына ни булган?
Салават Камалетдинов

Җырчы Әнвәр Нургалиев кызы белән төшкән фотосын инстаграмга куйган. Элина быел 9 сыйныфны тәмамлаган икән. Җырчы кызына матур теләкләрен язган һәм аның белән булган авырлыклар турында сөйләгән.

«Балалар үсеп тә беткән. Шатлыклы да бу, бераз моңсу да. Әти кешегә кыз бала кадерлерәк диимме. Улымны да яратам. Ә кызым, йөрәк маем белән, яшь ярымнан бик күп хастаханә юлларында йөрергә туры килде. Бик каты кулы пешкән иде. Күз яшьләре һәм башкасы.

Хәзер инде Элина аккош кебек буйга җитте. Беренче аттестатын алды. Бәхетләре генә була күрсен», — дигән әти кеше.

Инстачылар да Элинаның бәхетле булып, бу тормышта үз юлын табуын теләгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100