Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Раяз Фасыйховның кызы Венера: «Америкага барып, киноактриса булырга хыялланам»

«Балалар премиясе» проектында катнашкан яшь җырчы «Татар-информ» хәбәрчесенә киләчәктә Америкага китеп, актриса булырга теләве турында сөйләде.

news_top_970_100
Раяз Фасыйховның кызы Венера: «Америкага барып, киноактриса булырга хыялланам»
"Татар-информ" архивы

— Венера, син ничә яшьтән сәхнәдә?

— 3 яшь тулгач, сәхнәдә әти белән дуэт җырладык. Шуны аңладым: сәхнәгә чыгар алдыннан баштан утырып торырга кирәк икән, сәхнәгә чыкканда күлмәгемнең очына абынып егылырга гадәтләндем. Шул очрактан соң әни күлмәгемне күтәреп, сәхнәгә чыгарга булыша торган булды.

Сәхнәгә чыгу — зур хыялым иде. Әтинең «Инде хәзер килмисең» дигән җырын ишеткәч, янына бардым да: «Бу җырыңны минем белән җырла әле», — дип ялвардым. Шулай итеп, «Балалы солянка”да әти белән шул җырны башкардым.

— Киләчәктә синең сәхнәдә җырчы буларак чыгыш ясавыңны карый алырбызмы?

— Юк, үземне җырчы итеп күрмим. Күңелемә мода, матурлык, кино сәнгате өлкәсе якын. Киләчәктә актриса буласым килә. Эстрадага килгәндә, джаз, поп юнәлешләрен яратам. Буш вакытларда фортепианода уйныйм.

Инглиз телен үзләштерәм, икенче сыйныфтан башлап инглиз теленнән өстәмә репетиторга йөри башладым. Зур үскәч, Америкага барып, анда белем алырга хыялланам. Голливуд, Лос-Анджелес — яраткан шәһәрләрем.

— Әти-әниең сәхнәдә чыгыш ясавыңны хуплыймы?

— Әнием үзе дә матур җырлый, мин аңа һәрчак безнең белән дә сәхнәгә чыгып җырларга тәкъдим итәм. «Юк, кызым, артта гына басып торам», — ди. Җырлавымны хуплыйлар, каршы килгәннәре булмады. Мине музыка мәктәбенә укырга бирделәр, төрле бәйгеләрдә чыгыш ясыйм.

— Казан кызы булсаң да, саф татар телендә сөйләшәсең. Туган телне яхшы белүеңнең сере нәрсәдә?

— Сере бик гади — өйдә татарча сөйләшәбез. Әни белән Камал театрының татар спектакльләренә йөрибез. Хәзер инде татар кешеләре дә татарча сөйләшми, шуңа күрә өйдән чыккач, рус теленә күчәргә мәҗбүр булабыз.

— Татар җырларын тыңлыйсыңмы?

— Әйе, аларның үзенчәлеге бар. Татар мелизмнарын — бормаларын тыңларга яратам. Эльмира Кәлимуллина, Ильвина, Алинә Шәрипҗанова һәм әтинең җырларын исем китеп тыңлыйм. Аннан соң, әти миңа һәм энем Рамазанга татар ретро-җырларын тыңлата. Безнең алдынгы булуыбызны тели. Ул җырларда зур мәгънә бар. Без ретро-җырларны тыңлаганнан соң аларны җырлап та карыйбыз, - дип фикерләре белән уртаклашты Венера Фасыйхова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100