Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурзадә бер егетнең батып калган машинасын этешкәндә кулын авырттырган

Нинди егет икән ул дип кызыксына башладыгызмы? Юк шул, Нурзадәнең инстаграмдагы посты үзе ярдәмгә килгән серле егет турында түгел, ә кешеләрнең бер-берсенә битарафлыгы турында.

news_top_970_100
Нурзадә бер егетнең батып калган машинасын этешкәндә кулын авырттырган
Владимир Васильев

«Кулны авырттырдым әле бераз. Сезнең дә шулай беләзектән ычкынганы бармы?

Нәрсә ябыштырды икән дип аптырамагыз, авыртуны баса торган пластырь ул.

Кичә машинаны куйдым да, җәяү бер офиска таба бара идем. Ишегалдына керәсе инде. Ә хәзер ишегалларын кар басты, үзегез дә беләсез. Карыйм, бер машина баткан, чыга алмый интегә.

Мин инде аптырап ничек ярдәм итәргә, машинамдагы көрәкне алып килергәме дип уйлаган арада узып баручы бер егет: «Әйдәгез, этеп карыйм әле», — ди шоферга. Карап тора алмыйм бит инде, этештем…

Шофер миңа рульгә утырырга тәкъдим иткән иде дә, аның машинасы автомат. Мин механика гына йөртә беләм. Кеше машинасына утырып, хатын-кыз башым белән белер-белмәс әллә кай җирләренә басармын тагын, дим. Этәбез, мин сиңа әйтим. Көч җитеп бетми бит.

Монысы бер нәрсә түгел. Бер машина кереп бара. Килеп житте дә утыра бу көтеп. Утыра бу! Карап! Бардым! Минем хәтле биш гәүдәле ир-ат. «Зинһар өчен, ярдәм итегез әле», — дим. «Юк», — ди.

Ир-ат башы белән. Ярар, этәргә ярамыйдыр бәлки аңа. Ләкин рульгә утыра ала бит. Артка чигеп, кире чыгып китте.

Этәбез, этәбез, үч иткәндәй эт тә юк. Әз генә калды инде үзе, әмма бер көпчәген чыгара алмыйбыз.

Карыйбыз, тагын бер машина кереп бара. «Хәзер ярдәм сорыйм», — дим егетләргә. Ә алар кешенең яхшылык эшләренә өметләнмиләр дә.

Ә менә монысы булышты. Раз, два, давааай дидек тә… Кул да шунда бераз ычкынган.

Ярар, төзәлә ул. Кичә мазьлар сыладым, бәйләп яттым, пластырьлар ябыштырып куйдым.

Кайберәүләрегез: «Кысылып йөрергә кирәк идеме сиңа хатын-кыз башың белән?» — дип әйтер. Мин бу очракта хатын-кыз түгел, шофер идем. Минем дә батып утырган бар. Андый чакта бер белмәгән кешеләр килеп ярдәм итә бит. Бер-беребезгә карата шундый битараф булмыйк инде, җәмәгать.

Машинаны чыгардык та, дүрт кеше дүрт якка киттек үз юлыбыз белән», — дип сөйләгән Нурзадә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100