Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗановага инстачылар: «Эротик фото куясың, оялырга кирәк»

Җырчы инстаграмга яңа фото куйган.

news_top_970_100
Ландыш Нигъмәтҗановага инстачылар: «Эротик фото куясың, оялырга кирәк»
Владимир Васильев

Инстачылар Ландыш Нигъмәтҗанованың кыска шортигын тәнкыйтьләп, тынычланырга да өлгермәде, җырчы инстаграмына чираттагы «кайнар» фото куйды. Ландыш изүләре ачык Фәрит Таишевка серле итеп нидер әйтә.

Диван тәнкыйтьчеләре ир белән хатынга комментарийлар яудырган. «Унсигездә түгел бит инде, балалар үсә, оялырга кирәк», «Әле кыска күлмәгеңне тикшереп туймаган иде халык, инде эротик фото куясың», «Ир белән хатынга мондый фотолар кую килешми», — дип яза алар.

Бер төркем инстачылар фотоны бик матур, шәп дип тапкан.

«Фәрит, бирешмә, берәүләр бишенчегә җыена», «Кич кайнар булырга охшаган», «Атланышып, шатланышып яшәргә насыйп булсын», — дип шаяртучылар да күп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100