Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызлар бер-бер артлы башлы-күзле була» - яшь җырчы Айзилә Вахитова кияүгә чыга

Популяр татарча җырларны фортепианода уйнап башкаручы һәм җырлавын видеога төшереп интернетка кертүче Айзилә Вахитова Инстаграм битендә күңелле яңалыгы белән бүлеште. Сөйгәне аңа тәкъдим ясаган.

news_top_970_100
«Кызлар бер-бер артлы башлы-күзле була» - яшь җырчы Айзилә Вахитова кияүгә чыга
Айзилә Вахитованың Инстаграм битеннән

«Мин бәхетле! 18.01.2021 Көн гадәттәгечә сәгать алтыда башланып китте. Көллияткә эшкә бардым, кич белән студиягә, әле зачетлар, имтиханнар тапшырам, сессияне ябам. Кич белән имтиханнан соң, апам үзен рестораннан алып кайтуымны сорап язды. Имеш, аны ире алып кайта алмый икән. Мин ризалаштым. Алар нәрсәдер әзерлиләр сыман тоелды. Ресторан янына килеп җиткәндә, апамның иренең машинасын да, булачак иремнең машинасын да күрдем. Һәм мин нәрсәдер булачагын аңлап алдым. Шул мизгелдә булачак ирем кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Менә шул!» — дип язган ул инстаграм битендә.

«Кызлар бер-бер артлы башлы-күзле була! Афәрин! Бәхетле булыгыз!» — дип язган актриса Резедә Сәләхова.

«Хатын-кыз бәхете телим!», «Бизәнгән идеңме соң? Син бизәнмәсәң дә тәти инде», «Чын күңелдән котлыйм», — дип яза җырчының инстадуслары.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100