«Хәния Фәрхи мәңгелеккә киткәч, аның тамашачысы икеләтә артты…» | intertat.tatar

«Хәния Фәрхи мәңгелеккә киткәч, аның тамашачысы икеләтә артты…»

Бу сүзләрне мәрхүмә җырчыбызның бертуган сеңлесе Фирүзә Ибатуллина әйтә.

Хәния апаның бакыйлыкка күчүенә дә дүрт елдан артык гомер узды. Вакыт үтүенә дә карамастан, якыннары, коллегалары, тамашачы аны торган саен ныграк юксына, сагына. Килешәсездер, эстрадабызга Хәния апа җитми. Бу көннәрдә Фирүзә ханым апасының истәлегенә музей булдыру эшләре белән мәш килә икән. Бу хакта ул инстаграмда үзе хәбәр итте. 

 «Ходайның рәхмәте, җитәкчеләр рөхсәте, тамашачының бетмәс-текәнмәс сораулары буенча, туган төбәгебездә (Башкортстан, Тәтешле районы — авт.) Кояшым — Хәния Фәрхигә музей ачу нияте белән янып-көеп, очып йөрим. Аллага шөкер, музей буласы бина районыбызның нәкъ уртасында тирә-якка балкып тора. Бу — балалар иҗат үзәге. Безгә моннан бик матур, иркен, якты бүлмә бирелде. 

Монда, әлбәттә, Кояшымның (апасын ул яратып шулай дип атый — авт.) үзенә генә хас берсеннән-берсе матур, зәвыклы сәхнә күлмәкләре, туфли һәм итекләре, берникадәр шәхси әйберләре урын алачак. Бихисап күп аудио-видео кассеталар, күп еллар иҗат юлында куйган хезмәте өчен дипломнары, мактау һәм рәхмәт хатлары бер як диварны биләп торачак. Үзе исән вакытта ук эшләгән картиналары, банерлар да биредә урын табачак. Тиздән «Нәсел агачы”быз да төзелеп бетә. Шулай ук газиз кешемнең үз куллары белән язган җыр текстлары, программалар һәм бихисап күп фоторәсемнәр… Зәңгәр экраннарда төрле еллардагы тамаша-концертлары яңгыраячак…

Ул мәңгелек иленә киткәннән соң, Кояшымның тамашачысы икеләтә артты дияр идем. Аны сагыналар, җырларын җырлыйлар, тыңлыйлар, догадан калдырмыйлар. Димәк, якыныбызның рухы яктырганнан яктыра бара. «Хәния» исеме киләчәк буыннарга да зур хәрефләр белән барып ирешер, тарихта уелып калыр, иншаАллаһ. Җырлары мәңге яшәр. Аны сез — тугры тамашачысы, якташлары, без — якыннары яшәтербез. 

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә, ерак калган елларда, юлларда, сез-тамашачысына Хәниягез, бәлки, берәр гади генә бүләк биргән булса, сез аны музейга тапшыра аласыз. Чөнки аны хәтерләткән, аның йөрәк җылысы калган һәр истәлек биредә — музейда сакланса, дөресрәк була, минемчә», — дип язган җырчының сеңлесе инстаграм битендә. 

Шулай ук, бу зур эштә ярдәм итүләре өчен Фирүзә ханым Тәтешле районының хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхлисламовка, район хакимияте башлыгы урынбасары Әлфия Шайнуровага, сәнгать бүлеге җитәкчесе Руслан Әхмәтовка, район мәдәният йорты директоры Марат Садретдиновка һәм «Лукойл» оешмасына чиксез рәхмәтләрен җиткерә, аларның хезмәтләрендә уңышлар, сәламәтлек тели. 

Фирүзә Ибатуллинаның виртуаль дуслары аның мондый изге эшләр башкарып йөрүен хуплый, аңа уңышлар тели, юлыгызда гел игелекле кешеләр очрасын, ди. «Күптән кирәк иде инде Хәниябезгә музей ачарга. Ул бит безнең берәү генә. Андыйлар булмаячак. Эшләрегез — уң, аның рухы шат булсын», «Киемнәрен күргәч, үзен күргән кебек булдым. Сагындыра», — дип язалар. «Ә нишләп әле ул музей Казанда түгел? Хәния Фәрхи Казанда яшәде, иҗат итте”, — дип кәнәгатьсезлек белдерүчеләр дә бар. Хәтта җырчының музейга куелачак кайбер күлмәкләрен сатып алырга теләүчеләр дә… Соңгысына җавап итеп Фирүзә ханым дорфа гына: «Шулай булгач, ә нигә без аның рухын, истәлекләрен саклар өчен музей ачмакчыбыз?» — дигән һәм музей җиһазландырып, тәмам әзер булгач, аның ачылу көнен интернетта хәбәр итәргә вәгъдә биргән.