Айдар Фәйзрахманов Мисыр кызлары белән күңел ача — видео

Кызларның берсе башына Айдар Фәйзрахмановның түбәтәен алып кигән.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның Мисыр кызлары белән җырлап-биеп утырган видеосын инстаграмга продюсер Миләүшә Айтуганова урнаштырган. Чит ил кызлары җырчының фольклор ансамбле чыгышын бик ошатканнар булса кирәк. Алар татар көйләренә рәхәтләнеп бииләр. Берсе башына Айдар Фәйзрахмановның түбәтәен дә алып кигән.

«Телефонны чистартканда шундый видео килеп чыкты. Мисыр кызлары Айдар Фәйзрахмановтан мөкиббән! Аның ансамбле кая барса да аншлаг! Бик күңелле сәяхәт иде бу. Уйлап куйдым әле: бу заманнар үтеп китәр бит, ә? Өйдән чыгарга да куркыныч бит хәзер. Нинди чит илгә бару…» — дип язган Миләүшә Айтуганова.