Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Болгар» радиосы хезмәткәрләре тозлы кыяр, кайнатма, лечо турында җыр иҗат иткән

«Иртәнге чәй» тапшыруын алып баручылар банкалар тотып, биеп җыр башкара.

news_top_970_100
«Болгар» радиосы хезмәткәрләре тозлы кыяр, кайнатма, лечо турында җыр иҗат иткән
https://www.instagram.com/bolgarradiosi/

«Болгар» радиосы аккаунтына Диләрә Илалетдинова җырлый торган «Миңа бары шул җитә» көенә «тозланмалар» турында җыр куелган. Аны «Иртәнге чәй» тапшыруын алып баручылар Рөстәм, Илнар һәм Индира башкара.

Видео янына «Кыяр тозланган! Лечо әзер! Кайнатмасын да ясарга иренмәгәннәр! Ә сез кышка ниләр әзерлисез? Әзерләп бетергәч, „Тагын күп әзерләгәнбез сыман тоела дип тоелмыймы?» — дип язып куелган.

«Күп кирәкми, бер кыш чыгар өчен,

Интекмә лә, кызган бераз көчең.

Кыяр-помидор булса ун банка

Миңа кышка бары шул җитә», — дип җырлый радио хезмәткәрләре.

«Шәп чыккан. Рөстәм Гайзуллин һәрвакыттагыча текә», - дип бәяләгән җырчы Диләрә Илалетдинова җырны.

Инстачылар җырны ошаткан. «Афәрин!», «Булдырдыгыз», «Молодцы, шәп килеп чыккан», — дип комментарий калдырганнар.

«Баз тулды инде, әле һаман туктап булмый», «Сыман тоела», «Әрәм була дип тагын ясарга тотынам», — дип язган «Болгар» радиосын яратып тыңлаучылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100